Менделеевск районының Иске Гришкин авылында «Җәмле Җураш буйларында» төбәкара керәшен мәдәнияте фестивале узды.
Фестиваль традицион мәдәниятне һәм аның төрле үзенчәлеген саклау, аны халыкка күрсәтү максатыннан үткәрелде. Конкурсны оештыручылар – Менделеевск районының үзәк клуб системасы, Халыклар дуслыгы йорты һәм керәшеннәр оешмасы.
«Җәмле Җураш буйларында» фествиалендә катнашырга 40тан артык гариза килгән. Быел фестиваль өченче мәртәбә үткәрелде. Пандемия аркасында узган елда ансамбльләр онлайн форматта җыелган булса, быел Иске Гришкин авылындагы җирле керәшен мәдәни үзәге карендәшләрне яңадан очраштырды. Жюрида Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Менделеевск районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Екатерина Шиһапова, район үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Рәйханә Фәрхетдинова, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Виктор Япаев булдылар.
Фестивальдә катнашучыларны сәламләп, Людмила Белоусова Гришкин авылының керәшенлеге нык булуын искәртте.
– Керәшен мәдәният үзәгендә җыелышу – зур вакыйга. Менделеевск районы җитәкчелегенә, культура бүлегенә рәхмәт. Иске Гришкин – бик үзенчәлекле авыл. Монда беркайчан да керәшенлек бетмәде. Республикада җирле керәшен мәдәни үзәге дә, иң беренче булып, Гришкин авылында ачылды. Керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова шушы авыл балаларын тәрбияләп үстерүдә, сәхнәгә күтәрүдә зур роль уйный. Тынгысыз заманда мәшәкатьләргә, дөнья авырлыгына карамыйча, безне бөртекләп җыеп, берләштереп, үзләренә чакырганнары өчен гришкинлыларга зур рәхмәт, – диде ул.
– Керәшен мәдәнияте фестивале «Җәмле Җураш буйларында» Иске Гришкин авылында туды. Рәхмәт сүзләремне керәшен мәдәниятенең үзәгендә кайнаган Валентина Викторовнага җиткерәсем килә. Культурабызны үстерүдәге һәм халыкка җиткерүдәге эшчәнлекләре өчен мәдәни үзәк хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Аерым олы рәхмәтебезне әлеге фестивальдә катнашучы кунакларыбызга әйтәм. 300дән артык кеше җыелды – без моңа бик шатбыз. Шулай җыелып аралашуыбыз, килеп туган сорауларыбызны бергәләп чишә алуыбыз, дус-тату республикабызда яшәвебез белән без бик бәхетле. Мондый фестивальләр еш уздырылырга, аның дәрәҗәсе үсәргә тиеш. Барыгызга да зур рәхмәт, – дип сөйләде Менделеевск районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Екатерина Шиһапова.
«Фольклор ансамбль», «Милли бию», «Вокал» номинацияләрендә уздырылган бу конкурс республикабызның 11 районыннан фольклор коллективларны җыйды. Барлык коллективлар да югары бәяләнеп, төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар. Мәртәбәле жюри фестивальнең иң дәрәҗәле бүләген – Гран-прины Балтач районының мәдәният йорты карамагындагы «Орчык» гөсләчеләр ансамбленә тапшырды.
Конкурсантларны бүләкләүдән тыш, «Җәмле Җураш буйларында» фестивален югары дәрәҗәдә оештырган һәм үткәргән өчен, җирле керәшен мәдәни үзәге директоры Виктор Япаев Түбән Кама керәшен җәмгыяте идарәсе председателе Тамара Баһаветдинова исеменнән рәхмәт хаты һәм медаль белән бүләкләнде. Соңыннан карендәшләр, язын ямьле Җураш елгасы ташыгандай, якты хис-тойгылар белән таралыштылар.