Перейти к содержимому
ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА МЕНДЕЛЕЕВСК

ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА МЕНДЕЛЕЕВСК

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Бондюг керәшеннәре Җәкәү җортын гөрләтте

Бондюг керәшеннәре Җәкәү җортын гөрләтте

admin 02.03.2022

Казан шәһәренең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Менделеевск районы керәшеннәре айлыгын йомгаклау кичәсе булды.

Бондюг керәшеннәре февраль дәвамында үзләренең тарихы, хәзерге тормышы, җыру һәм бию үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Җәкәү җортында ай буе Бондюг керәшеннәренең көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган экспонатлардан тупланган күргәзмә эшләде. Интернет киңлекләрен якын итүчеләр ул як керәшеннәренең мәдәнияте белән онлайн рәвештә дә таныштылар.

Сүз уңаеннан, Менделеевск керәшеннәре айлыгын мәдәни үзәкнең социаль челтәрләрендә 5 мең 100дән артык кеше караган. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусованың  кичә азагында  шул хакта әйтүен тамашачы да, Бондюг ягыннан килгән артистлар да көчле алкышларга күмделәр. Бу әле бары тик мәдәни үзәкнең үз аккаунтына гына кагылышлы мәгълүмат.

Кичәне Менделеевск районы ансамбльләре үзләренең көй һәм җырулары белән ямьләделәр. Алар – Иске Гришкин авылының 80 елдан артык тарихка ия «Бигәш» ансамбле, оешуына 40 елдан артып киткән «Бигәшкәй» балалар коллективы, Бөрешле авылыннан – «Ак чишмә», Монайдан – «Миләшкәем», Сәйтәктән – «Карендәшләр» һәм Менделеевскиның үзеннән «Туганайлар» ансамбльләре.

Матур традиция буенча, мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляевка, район администрациясенең айлыкны оештыруда күп көч куйган вәкилләренә, ансамбльләргә һәм аларның җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кичә азагында Балык Бистәсе ягы керәшеннәренең март аенда айлыклары оештырылачагы тантаналы рәвештә игълан ителде.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В селе Сетяково провели мастер-класс по танцам кряшен
Далее: В Менделеевске откроется выставка «Многоликий Крым»

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57