Перейти к содержимому
ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА МЕНДЕЛЕЕВСК

ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА МЕНДЕЛЕЕВСК

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Төрле милләтле гаиләләр архив бәйгесендә катнаштылар

Төрле милләтле гаиләләр архив бәйгесендә катнаштылар

admin 22.02.2023

Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган чара С. Гассар исемендәге мәдәният сараеның кече залында булды. Бәйгедә дүрт гаилә: Будниковлар, Килеевлар, Газейкиннар һәм Мусиннар катнашты.

Газейкиннар рус милли гаиләсен тәкъдим итсә, Мусиннар татар гаиләсенең гореф гадәтләре белән таныштырды.

Будниковлар – тату һәм интернациональ гаилә. Алар иҗат сәләтләрен, визитка тәкъдим иттеләр, нәсел шәҗәрәсе турында «Башы бар. Дәвамы булачак» сәхнә күренеше ярдәмендә сөйләделәр, шулай ук удмурт халык ризыклары зырет белән табани, балан кесәле әзерләп алып килделәр.

Грахово авылына нигез салучы нәселеннән Светлана Килеева гаиләсе һәм хуплау төркеме белән мари халкының традицияләрен, мәдәниятен һәм ризыкларын тәкъдим итте.

«3 нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим, — дип бүлеште ул. — Шуңа күрә дә үз халкымның тарихын белергә, аны балаларга өйрәтергә бурычлымын. Әти ягыннан нәсел шәҗәрәсен төзедем — дәү әтинең әтисе Андрей Грахов Удмуртиядәге Грах авылына нигез салган. Нәсел агачы күп ябалдашлы, хәзер әни ягыннан булганын тәртипкә салам».

Җиңүне Будниковлак гаиләсе яулады.

Менделеевск яңалыклары

Продолжить чтение

Назад: Директор Дома Дружбы участвовала в заседании Совета АНТ
Далее: Менделеевцы весело и с размахом проводили зиму

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57