Перейти к содержимому
ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА МЕНДЕЛЕЕВСК

ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА МЕНДЕЛЕЕВСК

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Крутушка» фестивалендә Менделеевск керәшеннәре катнашты

«Крутушка» фестивалендә Менделеевск керәшеннәре катнашты

admin 30.08.2023

Татарстанның Крутушка поселогында урнашкан «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә 14нче Халыкара «Крутушка» этнофестивале узды.

Ел саен әлеге фестивальдә керәшен этникасына зур игътибар бирелә. Монда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән фольклор коллективлар, рәссамнар, фотографлар, аш-су осталары һәм үзенең борынгы этник мәдәниятенә битараф булмаган кешеләр катнашты. Фестивальнең төп сәхнәсендә рус, татар, керәшен, мари, мордва, башкорт чуаш һәм удмурт халыкларының этник музыка яңгырап тора, ярминкәләр эшли. Җыр-бию буенча бик күп төрле мастер-класслар үткәрелә.

Менделеевск районының Гришкин авылынан «Бигәш» керәшен халык фольклор ансамбле, «Бигәшкәй» үрнәк керәшен балалар фольклор ансамбльләре дә быел «Крутушка»ның кунагы иде. Аларның бирегә беренче тапкыр гына килүләре түгел.

«Фестиваль бездә бик уңай тәэсирләр калдырды. Өлкәннәр ансамбле дә, балаларныкы да әлеге фестивальгә бик шат. «Крутушка» халыкара этник фестивале – илебездә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән танышу, шулай ук кунакларга үз халкының мәдәниятен күрсәтү өчен яхшы мәйданчык. «Бигәш» халык фольклор ансамбле «Садның бакчалары», ә «Бигәшкәй» балалар халык ансамбле белән берлектә «Тугай, тугай» керәшен җыруын башкардылар. Ә «Бигешкәй» балалар халык ансамбле мастер-класста «Сологозный таптыйбыз», «Чабата», «Парлашу» уеннарын күрсәтте», – дип сөйләде Мария Вячеславовна.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Менделеевск празднует День Республики Татарстан и День города
Далее: Менделеевцы отметили День города и республики

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57