Перейти к содержимому
ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА МЕНДЕЛЕЕВСК

ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА МЕНДЕЛЕЕВСК

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Менделеевлылар керәшен шагыйре Егор Уткинны искә алды

Менделеевлылар керәшен шагыйре Егор Уткинны искә алды

admin 29.07.2022

ТР Менделеев районының күренекле керәшен шагыйре Егор Васильевич Уткинга 90 яшь тулган булыр иде. Чараның рәсми өлеше Бөрешле авылында узды, Егор Васильевч шунда туган. Истәлекле таш янына Уткиннар гаиләсе, авыл халкы, укучылар, кунаклар җыелды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Константин Макаров, Егор Васильевичның үз чоры шагыйре булуын әйтеп үтте. Ул үзенең шигырьләрендә Бондюг җиренең матурлыгына, хезмәт кешеләренә мәдхия укый.

– Бу шигырьләр бүгенге көндә дә актуаль, аларны яшь буынның укуы шатландыра, – диде Константин Геннадьевич.

Чынлап та, Бөрешле мәктәбе укучылары якташларының шигырьләрен сөйләделәр.

Хезмәт ветераны Александра Кабаева үзенең Егор Уткинга бәйле истәлекләре белән уртаклашты:

– Истәлек ташы очраклы урнаштырылмады. Нәкъ шул урында Уткиннар йорты иде. Егор кечкенәдән тирән фикерли белүе, кызыксынучанлыгы һәм җитдилеге белән башкалардан аерылып торды. Аның армиягә китүе турында без берничә көн узгач кына белдек. Булачак солдат шау-шулы озатуларны оештырмады, әйберләрен җыйды да Ватаныбызны сакларга китте.

Уткинның улы Игорь Егорович, җирлек башлыгы Лидия Смирнова, «Победа» җәмгыяте директоры Геннадий Козлов шагыйрь турында бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Егор Уткинның йорты урынындагы истәлекле ташка чәчәкләр салынды. Менделеевск шәһәренең Октябрьская урамындагы шагыйрь яшәгән йорт стенасындагы истәлекле тактага да, якташларының ихтирам билгесе буларак, чәчәкләр куелды.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Ансамбль «Карендэшлэр» участвовал в фестивале «Бай-Тэрек»
Далее: Менделеевцы участвуют в VIII Съезде Всемирного конгресса татар

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57