Перейти к содержимому
ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА МЕНДЕЛЕЕВСК

ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА МЕНДЕЛЕЕВСК

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Җәмле Җураш буйларында» фестивале гаризалар кабул итә

«Җәмле Җураш буйларында» фестивале гаризалар кабул итә

admin 28.10.2022

1 октябрь – 12 ноябрь көннәрендә «Җәмле Җураш буйларында» керәшен мәдәнияте фестивале оештырыла. Ул узган елларда онлайн форматта узса, быел Татарстанның Менделеевск районында үтәчәк. Фестивальне оештыручылар  – Үзәк клуб системасы, Халыклар дуслыгы йорты, Менделеевск муниципаль районының керәшеннәр җәмгыяте.

Катнашучылар 2022 елның 30 октябренә кадәр фестивальне оештыручыларның электрон почтасына – mend.cks@mail.ru – гариза, иҗади программасын һәм аның номерның сценариен, һәр катнашучыдан шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык җибәрергә тиеш.

Катнашуга фольклор юнәлешендә эшләүче вокаль, хреографик коллективлар һәм аерым башкаручылар чакырыла. Катнашучыларның яше 7дән өстә булырга тиеш.

Конкурс «Фольклор ансамбль», «Милли бию», «Вокал (соло)» номинацияләрендә узачак. Сайлап алучны узган катнашучыларны мәртәбәле жюри бәялиячәк.

Фестиваль үзе 12 ноябрьдә Менделеевск районының Иске Гришкин авылы мәдәният йортында узачак. Шул ук көнне фестивальнең лауреатларын билгеләячәкләр.

Фестиваль турында тулырак аның положениесеннән укыгыз.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Райхана Фархетдинова рассказала о секретах татарской кухни
Далее: Надежда Бакаева: «Зная нашу культуру, мы сохраняем ее»

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57